Сырлы-майонезлы ит
500 г ит, 200 г сыр, 3-4 йомырка, 100 г майонез, 5-6 аш кашыгы он, тоз.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Итне 5 мм калынлыктагы телемнәргә турарга һәм ике ягын да тапарга. Тоз, борыч сибәргә.
Сырны эре угычта уарга.
Сыр, йомырка, майонез, тоз һәм онны болгатырга.
Итне камырга манып алып, үсемлек маенда кыздырырга.
