Тавык кәбабы
6 кәбабка: 4 тавык боты, 2 йомырка, 2-3 телем ак ипи яки батон, тәменчә тоз, борыч, сохари вагы.
Тавык ботының тиресен салдырырга, сөягеннән араларга.
Ак ипине суда җебетергә. Ит, суы сыгылган ипи һәм суганны иттарткыч аша үткәрергә. Йомырка, тоз, борыч өстәп яхшылап болгатырга.
Юеш кул белән «казылык»лар ясарга һәм сохари вагында әвәләргә. Кәбабларны майланган табага тезәргә һәм 180 градускача җылытылган духовкага куярга. Алтынсу төскә кергәнче якынча 40 минут пешерергә.
Кәбаблар бәрәңге боламыгы белән бик тәмле.
