Чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары сатудан алына. Исемлек белән танышыгыз!
Роспотребнадзор чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары, атап әйткәндә, Henkel, Procter&Gamble һәм Colgate-Palmolive фирмасы әйберләрен сатуны тыя башлады.
Ведомство кайбер эшләнмәләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен ачыклаган. Лаборатор тикшерүләр югарыда телгә алынган компанияләр тарафыннан җитештерелгән кайбер товарларның санитар-химик һәм токсикологик нормативларга туры килмәвен күрсәткән.
Дәгъвалар иң беренче чиратта Henkel продукциясенә кагыла: кара исемлектә «Вернель. Весенняя свежесть» кондиционеры, «Персил. Эксперт Сенсетив» кер юу порошогы һәм «Пемос детский» чистарту чарасы. Моннан тыш, савыт-саба юу өчен Fairy Platinum, «Palmolive Натурэль. Интенсивное увлажнение Олива и Увлажняющее молочко» сыек сабыны һәм башкалар да бар.
Бу товарларны әйләнештән алырга тиешләр.
(“Әлмәт таңнары”)