Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Зәй районының урак алдынгылары

0

Зәй районында игеннәр барлык мәйданның 82,2 процентында җыеп суктырылды. Бүгенге көндә язгы бодай суктыру бара. Бу эш 7145 гектарда башкарылды. Уңыш гектарыннан уртача 25 центнер тәшкил итә. Икмәк кабул итү пунктларына 61,7 мең тонна ашлык тапшырылды. Комбайчылар арасында оештырылган конкурсның икенче этабына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәсе буенча 36 комбайнчы бүләкләнәчәк. алар арасында "Зәй" агрофирмасының "Шепкә-Нур" бүлекчәсе комбайнчысы Андрей Митрофановка тиңнәр юк. Ул 2247 тонна ашлык суктырды. Икенче урында Дмитрий Исаичев (2048 тонна, "Зәй" агрофирмасы, өченчедә - Айнур Сафин (1814 тонна, "Зәй").




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса