Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Зәйдә алкалы хоккей буенча халыкара турнир узды

0

18-23 августта “Яшьлек” боз сараенда Татарстан Республикасы көненә багышлап, 2005 елда туган малайлардан торган командалар арасында алкалы хоккей буенча халыкара турнир узды. Анда республика шәһәрләре командаларыннан тыш, Чиләбе, Астана, Уфа шәһәрләреннән дә яшь хоккейчылар командалары бар иде. Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов,  чаңгыда узышу буенча Олимпия чемпионы Вячеслав Веденин, ТР биатлон һәм чаңгы федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев, “Нефтехим” ААҖ директор урынбасары Әнәс Миннәхмәтов, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов катнашты. Биш көн буе барган турнир иң көчлеләрне ачыклады, кызганыч, безнең “Яшьлек” командасы призерлар арасына керә алмады. Әлмәтнең “Нефтьче”се үзен иң көчле команда буларак күрсәтте. Икенче урында – түбәнкамалылар, өченчедә – Астана малайлары. Шулай ук иң яхшы уйнаучы яшь хоккейчыларны да билгеләделәр. Безнең Адель Габдрахманов команданың иң яхшы уенчысы буларак танылды. Җиңүләр җиңел генә бирелми. Мондый халыкара очрашулар яшь уенчылар өчен өйрәнү, аралашу буларак та зур әһәмияткә ия.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса