Добавить новость
ru24.net
World News
Август
2015

Лениногорск укытучылары август киңәшмәсенә җыелды (фотолар)

0

Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты" учреждениесе ректоры Равил Хәмитов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, кайбер предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.


Быелгы киңәшмәнең темасы: "Сыйфатлы белем алу: шартлары һәм аның үсеше өчен мөмкинлекләр. Бу көнне үткән уку елы нәтиҗәләре белән таныштырдылар, яңасына бурычлар билгеләделәр. "Лениногорскида көчле педагогик ресурс бар, аны файдаланып, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешә аласыз", дип билгеләп үтте Равил Хәмитов.

Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләренә эшкә кайткан 15 яшь белгечкә акчалата ярдәм тапшырды. Соңыннан уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучы һәм тәрбиячеләрне бүләкләү тантанасы булды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса