Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге яңа төзелеш проектлары белән танышты

0

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең күчмә утырышын уздырды. Бүген Казанның тарихи үзәгендә булачак биш яңа төзелеш проекты каралды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентка тәкъдим ителгән беренче объект Подлужная урамындагы 6 йорт адресы буенча урнашкан территория булды. Биредә 200 машина урынына исәпләнгән күп катлы паркинг төзү күздә тотыла.

Чираттагы объект Бутлеров һәм Маяковский урамнары киселешендә төзелә торган торак комплексы булды. Шулай ук Президент Островский урамындагы торак комплекс проектын карады.

Аннары Президент Әхтәмов урамындагы иҗат остаханәләренең яңа комплексы концепциясе белән танышты.

Аннары ТР Президенты Назарбаев урамындагы 37 нче йорт адресы буенча урнашкан мәйданчыкны карады. Биредә административ бина төзү планлаштырыла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса