Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Кузбасста узачак Халыкара сабан туен уздыру буенча эшлекле төркем җыелышы үтте

0
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Кемерово шәһәрендә Кузбасста узачак Халыкара шахтерлар Сабан туен уздыруга бәйле эшлекле төркем җыелышы үтте. Эшлекле төркем бәйрәм узачак мәйданнар белән танышты. Сабан туе узачак төп мәйданчык — шәһәрнең Томь елгасы яр буенда урнашкан, 50 мең кеше сыйдырышлы Мәскәү мәйданы, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Татарстан сәнгать әһелләре концертын исә Штоколов исемендәге Кузбасс филармониясендә, ат чабышларын — Кемерово өлкәсенең Крапивинский муниципаль округы Кабаново авылында уздыру планлаштырыла. Объектлар белән танышып чыккач, Кемерово өлкәсе Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Алексеев Кемерово өлкәсе Мәдәният һәм милли сәясәт департаменты башлыгы урынбасары Татьяна Тихонова катнашында әлеге чараны оештыруга бәйле мәсьәләләргә караган эшлекле төркем киңәшмәсе булып узды. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова, Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм башкалар катнашты.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина сделала первое заявление после решения WTA по ее скандальному тренеру






Щербаков: в Хорошево-Мневниках возведут жилой комплекс на 853 квартиры

Разведка США предупредила о возможности нанесения Израилем ударов по ядерным объектам Ирана

Юрист Гусятникова: из-за вкладов в банке пенсионеры могут лишиться льгот на ЖКХ

Орхидея «Яйцо в гнезде» расцвела в «Аптекарском огороде» в Москве