Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Алексей Песошин Татарстанның Росреестр проектында катнашуы хакында сөйләде

0
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Росреестрның йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул коллегиядә республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге уңышлары, Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру проектында катнашуы хакында сөйләде. Песошин үз докладында Татарстанның Иркутск өлкәсе, Пермь һәм Краснодар крайлары белән бергә әлеге эксперимент гамәлгә ашырылачак дүрт сынау төбәгенең берсе булуы турында искәртте. Бу юнәлештә эш башланган инде. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, эксперимент үткәрү өчен Татарстанның бердәм электрон картографик нигезе булуы мөһим. Шунлыктан хәзерге вакытта Росреестр республика белән бергә 1:10000 масштабындагы цифрлы ортофотопланнар әзерләү программасын гамәлгә ашыра. Чыгышының ахырында Песошин мәгълүматлар базасын тулыландырганы өчен Геодезия, картография һәм пространстволы мәгълүматлар инфраструктурасы үзәгенә рәхмәт белдерде. Утырышта ведомствоның 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар хакында фикер алыштылар, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен, күчемсез милек өлкәсендәге закон чыгару инициативалары һ.б. темаларны тикшерделәр. Чара Мәскәүнең «Сколково» инновацияләр үзәгендә узды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Карен Хачанов: «Если сыновья захотят играть теннис, то как я могу не помочь?»






ФКР Москвы отремонтируют жилой дом в стиле советского неоклассицизма в 2025 году

В каком регионе ЦФО самые большие долги по кредитам

Красноярский режиссер снял «Алису в Стране чудес» с Анной Пересильд в главной роли

Истории о подвиге. Вышел новый сборник «Героями не рождаются. Zа Родину!»