Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

26 апрель көнне Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк

0

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрельдә Казанда Туган тел көне уңаеннан күп төрле чаралар, шул исәптән, Шигырь бәйрәме үткәреләчәк. Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге раслады.

Моңа кадәр «Татар-информ» Туган тел көненә һәм Тукай туган көнгә багышланган тантаналы чараларны, шул исәптән, Шигырь бәйрәмен дә Казанда уздырмыйча, Кырлай авылында үткәрү ихтималы турында язган иде . Рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, җаваплы җитәкчеләр, халык аз җыелуны сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтеп, тантананың Кырлайда үтү мөмкинлеген раслады.

«Татар-информ»ның бу хәбәре җәмәгатьчелектә кискен резонанс уятты. Социаль челтәр кулланучылар Шигырь бәйрәмен «Кырлайга күчерү аның дәрәҗәсен төшерүе» һәм әлеге «чараның юкка чыгуы белән бер» дигән фикерләр язды.

Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге «Татар-информ» хәбәрчесенә әйткәнчә, Шигырь бәйрәме Казанда традицион урынында — Тукай һәйкәле янында 26 апрельдә үткәреләчәк. Бәйрәмнең вакыты тәгаенләнмәгән, ләкин Казандагы һәм Кырлайдагы чаралар бер үк сәгатьтә үтмәячәк. Шигырь бәйрәме Кырлайда 11.30—13.00 сәгать аралыгында үтүе, ә Казанда 14.00 сәгатьтә башлануы ихтимал.

Традициягә әверелгән «Мин татарча сөйләшәм» акциясе дә 26 апрель көнне үтәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы 21 апрель көнне «Татар-информ»да Туган тел көне уңаеннан буласы чаралар буенча матбугат конференциясе үткәрергә вәгъдә итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP






Превышение уровня токсинов в тысячу раз обнаружили в реке в Ленобласти

Дело в препаратах. Терапевт Хухрев о причинах заражения крови после ЭКО

В Казани отметили 46-ю годовщину победы Исламской революции в Иране

Во Владимире задержан 18-летний юноша за кражу авто на Тракторной