Казанда ике бакчачылык ширкәте янында коры үлән яна
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Таң» һәм «Каенкай» («Заря», «Березка») бакча-дача ширкәтләре янында коры үлән яна. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Көрәш сарае артында күренгән кара төтен фотосурәтләре чыкты.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген 12.49 сәгатьтә Казансу буенда Су спорт төрләре сарае һәм «Ак Барс Арена» стадионы каршында коры үлән яну турында хәбәр килгән.
Урынга 6нчы янгын-коткару частенең ике бүлеге барган. Бакча йортларына ут кабу куркынычы юк. Янгынның якынча мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итә.