Калугада Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган кичә булды
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). 14 апрельдә Калуга шәһәрендә өлкә фәнни китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Китап киштәсе янында» кичәсе булды. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әдәби очрашуны китапханәнең универсаль уку залы хезмәткәрләре Калуга шәһәренең төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре белән берлектә әзерләп үткәрә. Очрашу барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына, милләтнең мәдәни тормышында тоткан роленә аерым игътибар бирелә, шулай ук аның татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен укыйлар. Универсаль уку залы белгечләре китапханәнең өченче катындагы «Габдулла Тукай. Аның тормышы, иҗаты, әдәби мирасы» тематик күргәзмәсен тәкъдим итте. Алар анда бирелгән кызыклы басмалар турында сөйләде. Шулай ук 2-30 апрель көннәрендә Белинский исемендәге китапханәдә «Габдулла Тукай. Аның тормышы, иҗаты, әдәби мирасы» китап экспозициясе эшли. Анда бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗатының төп этаплары ачыла.