Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Инстаграмда «Татар журналисты» сәхифәсендә марафон башлана

0
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 18 апрельдә инстаграмда «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистлары арасында марафон башлана. Бу турыда социаль челтәрдә хәбәр ителә. Марафон халыкны татар журналистлары белән таныштыру максатыннан оештырыла. Автор сүзләренчә, әлегә кадәр инстаграмда татар журналистларына багышланган аккаунт булмаган. «Матбугатта журналистның үзен ачкан язмалар бик аз. Ә укучылар, тыңлаучылар өчен журналистның тормышта нинди булуы бик кызыклы булуын беләм. Үзебезгә дә файдалы булыр. Ниһаять үзебез турында искә төшерергә, фикерләр туплап, нәтиҗәләр ясарга да җай чыгар», — диелгән аккаунтта. Марафонны оештыручының исеме сер булып калган. Ул «кайбер кешеләрнең татар журналистикасы бетә дигән фикеренә җавап рәвешендә, татар журналистларының кем икәнен күрсәтү идеясе» турында әйтә. «Хөрмәтле татар журналистлары! Яшьләре, олылары, остаз булганнары, әле яңа гына каләм тибрәтергә алынучылар, әйдәгез бергәләп „Татар журналисты“ марафонын оештырабыз! Үзебез турында халыкка сөйлибез. Татар журналистларының кем икәнен күрсәтәбез. Бер-беребез белән танышабыз!», — дип язган марафонны оештыручы.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова поднялась на одну позицию в рейтинге WTA






Анастасия Агафонова вошла в Топ-3 рейтинга руководителей подразделений private banking

В виртуальный «Подорожник» петербуржцев добавят льготные проездные

Швыдкой: Более 20 стран примут участие в «Интервидении»

Пассажир электробуса пострадал в результате ДТП в Москве