Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Башкортстанда бала үлеменнән соң сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алганнар

0
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәте сукбай этләр бер балага (ул шунда ук үлгән) һөҗүм иткәннән соң хуҗасыз хайваннар проблемасын махсус контрольгә алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы республика белән идарә итү үзәгенә сылтама белән хәбәр итә. Фаҗига Учалы районының Сәфәр авылында шимбә иртәсендә булган. Дүрт яшьлек сабый урамда велосипедта йөргәндә аңа бер көтү хуҗасыз этләр ташланган. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бу вакытта сабыйның әнисе йорт эшләре белән шөгыльләнгән. Республика тикшерү органнары әлеге уңайдан җинаять эше кузгаткан. «Хокук саклау органнары тикшерү үткәрәчәк һәм әлеге вакыйгага бәя бирәчәк. Без дә вазгыятькә анализ ясап, тиешле нәтиҗәләр чыгарачакбыз, ә сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алачакбыз», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Республика белән идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча, Учалы районында сукбай хайваннарны аулау эше белән 5 апрельдән шәхси эшмәкәр Гарипов шөгыльләнә, ә аңа кадәр районда этләрне подрядчы белән килешү нигезендә тотканнар. 2020 елның 1 гыйнварыннан сукбай этләргә карата эвтаназия алымын куллануны тыя торган федераль закон гамәлдә. Аның нигезендә, сукбай хайваннарны стерильләштерү, карантинда тоту, чиплаштыру һәм кире иреккә җибәрү өчен ауларга кирәк.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Дарья Касаткина выбыла из топ-10 WTA






Более 1000 человек в Шатуре переедут из ветхого жилья

Россельхознадзор ввел окрашивание экспортной пшеницы

Симпатичный Остпап Бендер очаровал всех, легенда «красно-белых» хохотал, Питер ликовал. «Спартак» — СКА: фото

Суд вынес окончательное решение по вопросу наследства Грачевского