Россия гражданнарын Төркиядән кайтаруны оештыру буенча оператив штаб төзелде
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). «Росавиациянең оператив штабы Россия Транспорт министрлыгына Төркиядән Россиягә ясалган рейсларның саны, күпме пассажирга хезмәт күрсәтелүе, шулай ук сатып алынган билетлары булган һәм Ватаннарына кайтуны көтүче Россия гражданнарының исәбе турында даими рәвештә мәгълүмат биреп торачак», - диелә Росавиация сайтындагы хәбәрдә. Шулай ук РФ авиакомпанияләренең Россия гражданнарын Төркиядән алып кайту өчен билгеләнгән рейслар графигын формалаштыруы хакында хәбәр ителә. «Авиакомпанияләр арасында „өзелгән рейс манифесты“ (авиапассажирларны бер авиакомпаниядән икенчесенә тапшыру) кысаларында хезмәттәшлек җайга салынган. «Рейслар графигына агымдагы вазгыятькә карап төзәтмәләр кертеләчәк», - дип искәртә ведомство.