Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Алабугада ветераннарның фатирларын төзекләндерәчәкләр

0
(Алабуга, 18 апрель, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан ветераннарның фатирларына ремонт ясалачак. Ветераннарның теләкләренә карап, аларның фатир ишекләрен һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар, обой ябыштырачаклар, инженерлык челтәрләре һәм сантехника ремонтланачак яки алыштырылачак, балконнар пыяла белән капланачак. Барлык эшләр дә 30 апрельгә тәмамланырга тиеш. Сүз уңаеннан, өч фатирда ремонт төгәлләнеп килә. Әйтик, сугыш ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Бибисара Фәсхетдинованың фатирында хезмәткәрләр ваннада ремонт ясый. «Без түшәм һәм диварларны пластик панельләр белән тышладык. Шулай ук биредә канализация торбалары, су краннары, ишекләр һәм ванна астындагы экран алыштырылачак», — ди буяучы Татьяна Сабирова. Бибисара Мөбарәкшина Җиңү көне алдыннан шундый бүләк алуына шат, ветераннарны онытмаулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә. Җиңү көнен Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеран, сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән 16 кеше яңартылган фатирларда каршылаячак.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Российский теннисист Медведев покинул топ-5 рейтинга ATP






Самолеты над Бельгией стали направлять в другие страны из-за технического сбоя

Жительница Москвы застала дочь целующейся с отчимом-мигрантом

Московский таксист-отравитель получил 10 лет колонии за убийство пассажиров

Ольга Любимова рассказала о будущей работе с Саудовской Аравией