Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

«Алтын Казан» мюзиклы хитларыннан торган ноталар җыентыгы басылып чыкты

0
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын Казан» мюзиклы хитларыннан торган ноталар җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкның «Юлбасма» нәшрияты әзерләгән. Китапны Милли китапханәдә нәшрият җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова тәкъдим итте. Очрашуга аның авторы, композитор Эльмир Низамов һәм фотограф Юлия Калинина килгән иде. Очрашу презентация форматына гына сыеша алмыйча ноталар бастыруга бәйле проблемаларны ачкан җитди сөйләшүгә дә әверелде. Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, әлеге ноталар җыентыгы нәшриятның үз инициативасы белән чыгарылган. Төрле грантлар да, башка төрле матди ярдәм дә булмаган. Ул китапның укучыда кызыксыну уятачагына ышана. Очрашуга килгән яшь вокалистлар композиторның үзенә кушылып «Алтын Казан» мюзиклыннан Сихәтбану һәм Аксылу партияләрен башкардылар. «Юлбасма» нәшрияты «Алтын Казан» мюзиклының ноталар җыентыгының берничә данәсен Милли китапханәгә бүләк итте.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса