Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов күмәк ифтарда катнашты

0
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 14 апрельдә Ровное районы Тарлыковка авылында җирле мөселманнар Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Ровное районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Мохитов белән очрашты. Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләр һәм имамнар катнашты. Саратовтан килгән кунаклар белән бергә алар уразаның икенче көнендә күмәкләп кичке намаз укыды һәм ифтарда катнашты. Авыз ачу вакытында Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов мөселманнарга үгет-нәсихәт бирде. Ул изге Рамазан аенда (бу вакытта Аллаһы Тәгаләнең шәфкать капкалары ачыла) Аллаһыга рәхмәт әйтергә һәм гөнаһларын кичерүен сорарга чакырды. Мөфти шулай ук Изге айда хәйриячелеккә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген искәртте.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова с уверенной победы стартовала на турнире WTA-500 в Линце






Оценочные обсуждения. Какие изменения ждут 9-классников на госэкзаменах

Роскомнадзор против Discord: компании грозит штраф до 6 миллионов рублей

Роскошь на завтрак: топ бранчей Москвы 2025

Диетолог Русакова: нехватку витамина D нельзя восполнить только питанием