Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Нур-Солтанда Урта Азиядәге иң зур мәчет төзелә

0
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Нур-Солтан акиме Алтай Кульгинов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Казахстан башкаласында 30 мең кешегә исәпләнгән мәчет төзелүе турында сөйләде. Ул туристларны үзенә җәлеп итеп торган урын булачак. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә. Шәһәрдә Казахстан һәм Урта Азиядәге иң зур мәчет сафка бастырыла. Төп гөмбәзнең биеклеге 90 метрга якын булачак, манараларныкы исә 130 метрга җитәчәк. Иман йорты 30 мең кешене сыйдыра ала. Төзелеш эшләре Елбасы Нурсолтан Назарбаев йөкләмәсе белән иганәче акчаларына алып барыла. «Бүген төзелеш эшләренең барышы белән таныштым. Мәчет Кабанбай батыр һәм Мәңгилик Ел проспектлары арасында урнашкан. Үзебезнең тарафтан инженер челтәрләре һәм коммуникацияләр үткәрү белән шөгыльләнәчәкбез. Шулай ук территорияне төзекләндерү, агачлар утырту да күздә тотыла. Әлеге Аллаһ йорты илдә яшәүчеләрне генә түгел, туристларны да үзенә җәлеп итеп торган урын булачак», — дип язган башкала акиме.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Бублик

Бублик в двух сетах проиграл на турнире в Марселе






В Москве арестовали пытавшуюся продать младенца за тысячу долларов мать

Россия уже выиграла от переговоров с США

Автобус врезался в отбойник на Дмитровском шоссе в Москве

В Москве скорректировали систему отопления из-за похолодания