Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2021

Һәр җиденче россияле даими битлек режимы кертүне яклап чыккан

0
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге җәмәгать урыннарында вакыты чикләнмәгән битлек режимы кертүгә каршы чыккан. Бу хакта РБК телеканалы Superjob сервисы үткәргән тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 64 проценты вакыты чикләнмәгән битлек режимын кертүне хупламаган, ә 15 проценты аны уңай бәяләгән. Аерым алганда, Новосибирск (инициативаны 15 процент кеше яклаган), Санкт-Петербург (14 процент) һәм Волгоградтан (10 процент) аермалы буларак, Чиләбе (22 процент), Красноярск һәм Уфада (икесендә дә 21 процент) яшәүчеләр әлеге чараны активрак хуплаган. Шулай ук Мәскәү халкының 18 проценты да битлек режимын даими нигездә гамәлгә кертүне яклаган. Тикшеренүдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан – берәр мең, халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә 500 респондент катнашкан. Узган айда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова белдергәнчә, илдә битлек режимын (ул 2020 елның көзендә кертелгән иде) гамәлдән чыгару турында әлегә сүз бармый, чөнки әле коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы зур. Шул ук вакытта, эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс ала, инфекцияне тапшыру алымнары да үзгәрде: әгәр элегрәк бу күп кеше катнашында үтә торган чараларда күзәтелсә, хәзер гаилә әгъзалары вирусны бер-берсенә йоктыра, дип искәртте ведомство башлыгы. Пандемия башланганнан алып Россиядә коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны 4,69 миллионнан артып киткән, 105 меңнән артык кеше үлгән, 4,3 миллионы терелгән.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даниил Медведев выступит на турнире категории ATP-250 в Марселе






Ефимов: строительство двух школ в ВАО выполнено более чем на 80%

Безопасные аналоги препарата Тамоксифен Гексал

«Очень давно знакомы»: Борисов объяснил теплые отношения с Анджелиной Джоли

За 7 лет ЗМК выпустил 400 миллионов детских продуктов