Гөлсинә Галимуллина татар авылында туып-үсеп испан биюләренә гашыйк булып, эшен ташлап Испаниягә чыгып китә. Шунда берничә ел дәвамында фламенко бию серләрен өйрәнеп кире Татарстанга кайта. Бүген ул хореограф буларак танылган бию ансамбльләренә бию куя һәм теләгән кешене фламенко биергә өйрәтә.