Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә
![Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/0f4565c1d0df1ec2134020e4afd4ca09ded11252/store/crop_and_fill/6/0/1589/893/780/440/b2860f9143d94140b38d961cdc7b8bcdb57b085e4107a6d9ecfa56e38590/view_7318799_5170777%5B1%5D.jpg)
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районында булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә. «Без хәзер карадык: барлык басулар да эшкәртелгән, бөтен җирдә эш оештырылган», - диде ул. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Президент сәфәре кысаларында аграрийлар белән чәчү кампаниясенең темплары турында фикер алышты һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышты. Агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашу Олы Подберезье авылы янындагы кырда узды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Чәчү мәйданнары структурасында бөртекле культуралар 32 мең га мәйданны били, шуннан сабан культуралары өчен 20,7 мең га җир бүленгән. Тулаем алганда чәчү 30 процентка башкарылган.
Бүген кыр эшләрендә меңнән артык кеше һәм 100 берәмлектән артык техника эшли. Район башлыгы сүзләренчә, чәчүне 12 майга төгәлләү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов терлекчелек фермаларын активрак үстерергә, грантларны һәм авыл халкына ярдәм итүнең башка формаларын кулланырга өндәде. «Авыл хуҗалыгы — ул эш урыннары. Терлек санын арттырырга, сөт терлекчелеген үстерергә кирәк. Авылда сөт — төп керем чыганагы ул», — диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук коронавируска каршы профилактика чаралары турында искәртте һәм вакцинациянең иң нәтиҗәле чара булуын ассызыклады. «Бүген республикада җитәрлек күләмдә прививкалар бар, һәр районда берничә вакцинация пунктлары оештырылды», — диде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Олы Подберезье авылында булды, анда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды, шулай ук җирле меценатлар ярдәмендә төзелгән агач чиркәүне карады. Мәдәни объектны совет елларында ук җимерелгән Сергий Радонежский исемендәге таш гыйбадәтханә урынында торгызганнар.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Игенчелек һәм авыл көнкүреше тарихына багышланган музей комплексында булды. Музей шәхси акчага оештырылган. 22 мең кв. метр территориядә 2 җил тегермәне, су тегермәне, борынгы амбарлар һәм рус крестьян ызбасы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов яңа музей комплексын югары бәяләде һәм бирегә туристларны активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.