Казанда Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән
(Казан, 18 май, «Татар-информ»).Казанның Киров районындагы Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичке сәгать дүртләр тирәсендә шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыртуның 112 бердәм номерына Зәңгәр күлдә ир-ат батуы турында хәбәр итә. Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган. Фаҗига сәбәбе ачыклана. Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле, көзән җыерудан судан чыга алмавы мөмкин, дип фаразлана.