Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Башкортстан урта гомуми белемне туган телдә бирү буенча закон инициативасы әзерләгән

0
(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан парламенты урта гомуми белемне туган телдә бирү мөмкинлеге буенча закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим итәргә ниятли.  «Урта гомуми белемне туган телдә укыту мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Хәзер мондый мөмкинлек мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми, төп гомуми мәктәпкә кагыла. Безнең карашка, урта гомуми белемне бу исемлеккә кертү актуаль, юкса туган телне туган булмаган телдә ничек өйрәнеп була соң аны? Хәзерге вакытта закон чыгару инициативасы карала. Безне хуплавыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Җыены — Корылтай рәисе Константин Толкачев Актаныштагы утырышта.  «Туган телләргә ярдәм буенча аерым бер мәсьәләләр төбәк вәкаләтләренә чыга», — диде ул. 2020 елның декабрендә Дәүләт Думасына «Мәгариф турында» ФЗ га үзгәрешләр кертү турында закон проекты кертелгәнен искәртте. Федераль законның 14 нче маддәсендә ата-аналарның балаларын укыту телен үз теләге белән сайлау хокукы билгеләнгәнен искәртте.  «Моның өчен махсус белем бирү оешмалары булдырылды. Шул ук вакытта район яки шәһәрдә мәктәпләрне аерым территориягә беркетү каралган. Мондый мәктәпләрдә барлык милләт вәкилләре укый ала, шул ук вакытта хокукый коллизия туа», — диде Толкачев.  «Мәсәлән, башкорт мәктәпләрендә ата-аналар укыту теле итеп, РФ халыклары теленең берсен сайлый, туган тел буларак та башка телне сайлыйлар. Нәтиҗәдә, конкрет туган телдә укыту мәктәбен булдыру идеясе дискредитацияләнә. Икенчедән, кадрлар җитми. Бу проблеманы хәл итү өчен, этномәдәни белем бирү оешмаларының хокукый статусын беркетергә тәкъдим итәбез», — диде Башкортстан Корылтае башлыгы.  Аның фикеренчә, мәктәпләрне конкрет территорияләргә беркетмәскә дигән закон да кирәк. «Баласын башкорт, татар, удмурт, башка телләрдә укытырга теләгән ата-ана, яшәү урынына карамастан, баласын шунда укыта алачак. Ә баласы милли мәктәптә укуын теләмәгән әти-әниләр, яшәү урыны буенча туры килсә дә, баласын башка гади мәктәпкә бирә алыр иде. Шул рәвешле, ата-аналар һәм балаларның хокуклары бертигез якланган булачак», — диде Константин Толкачев.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Ирина Хромачёва

Россиянка Хромачева проиграла в финале парного турнира по теннису в Мериде






Власти Ростова рассказали о будущем «дома с ангелами» на Московской

В Мособлдуме подвели итоги работы фракции «Единая Россия» за февраль

Летевший из Москвы в Ереван самолет экстренно вернулся в столицу

Один человек погиб и трое пострадали в страшном ДТП на трассе М-4 в Подмосковье