Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Фәрит Мөхәммәтшин: Без һәрвакыт башкорт тугандаш халкын иң якыны итеп тойдык

0
(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Без һәрвакыт башкорт тугандаш халкын иң якыны итеп тойдык», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышта ике республика депутатлары катнашында узган утырышта.  Ул ике тугандаш республика — Татарстан белән Башкортстан дуслыгы күптәннән килгәнен ассызыклады. «Соңгы елларда ул дуслык тагын да яңарды. Безне күп гасырлык традицияләр берләштерә. Музыкаль культура да якын, динебез бер, шуңа күрә иҗади коллективлар бер-беребезгә еш йөри», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.  Ул Корылтай һәм Татарстан парламенты арасында рәсми килешү дә булганын әйтте. Күптән түгел 2019 елда ике республика арасында алдагы хезмәттәшлек буенча меморандум төзелгәнен искәртте. «Уфадан, Башкортстанның башка районнарыннан хакимият органнары вәкилләрен генә түгел, төрле иҗат әһелләрен кабул итәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты җитәкчесе туган телләр роле күп милләтле илдә үзара багланышларны үстерүдә аеруча мөһим булганын әйтте. «Татарстанда 173 милләт. Төрле диндә, төрле телдә сөйләшәләр. Без бу эшне дәүләт сәясәте итеп эшләдек. Татарстан халыклары асамблеясе булдырылды. Төрле илләрдән күп кенә делегацияләр килә. Шуннан башка күп милләтле республиканы саклап калып булмас иде», — диде.  «Татарстан — уртак йорт, ул төрле телләрдә сөйләшүче һәр халык өчен уңайлы, кулай булырга тиеш», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Президентының 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан иткәнен искәртте. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина получила новую угрозу в чемпионской гонке WTA






Команда Главного управления Росгвардии по Московской области стала призером чемпионата Центрального округа по шахматам

Овчинский: расселен первый дом по программе реновации в Останкинском районе

Муромская районная детская больница признана одной из лучших медицинских организаций

В России сократилось количество спама в СМС и на электронной почте