Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Башкортстанда ата-аналарны чыгарылыш чарасына кертү мәсьәләсен карыйлар

0
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә чыгарылыш чарасына коронавирус чикләүләрен йомшарту мөмкинлеген карарга вәгъдә итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге чыгарылыш чаралары вакытында чикләү чараларын йомшарту турында тәкъдим белән чыкты. Башкорт «бердәмроссиялеләре» чараны урамда яки бинада үткәргәндә дистанцияне үтәү һәм битлектә булу да җитә, дип искәртте. 50дән артык кеше булган биналарда үткәрелә торган чаралар өчен, йогышлы авырулар булмау турында терапевттан белешмә дә алырга кирәк. Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үз битендә халык фикеренә һәрвакыт колак салуын әйтте, әмма «тәкъдим медицина җәмәгатьчелеге белән эксперт фикер алышуын таләп итә». «Мәсьәләне оператив штабның якындагы утырышында караячакбыз һәм нигезле карар кабул итәчәкбез», - дип язды республика башлыгы. Элегрәк Башкортстан оператив штабы ата-аналар соңгы кыңгырау бәйрәменә һәм чыгарылыш чараларына Covid-19га каршы вакцинация турында сертификат яки бу инфекциягә каршы антитәнчекләр булу турында белешмә булган очракта бара алачаклар, дигән карар кабул иткән иде. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Серена Уильямс стала совладельцем первой команды женской НБА из Канады






Мать певца Shaman рассказала, что перестала общаться с внучкой

Вопросы развития Арктики. Опубликована архитектура программы МАФ-2025

Синоптик рассказала о грядущем похолодании в Московском регионе

В Москве неадекват попытался остановить кортеж прямо у Кремля