Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Галим: Башкорт галимнәре моңа кадәр башкорт авылларында гына өйрәнүләр алып барган

0
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин әйтүенчә, Башкортстан галимнәре әлегә кадәр башкорт авылларында, районнарында эшләп килгән. Ким Миңнуллин Башкортстанда утызлап том фольклор материалларның чыгуын да искә алды. «Андагы барлык мәгълүмат башкортлар яшәгән районнарында тупланган. Әлегә кадәр чик сакланып килә дияргә мөмкин. Әмма соңгы арада вазгыять үзгәрде, алар Башкортстанның төньяк-көнбатыш якларында да өйрәнүләр алып бара. Безнең бу мәсьәләгә кагылганыбыз юк», — ди Ким Миңнуллин. Галим экспедиция вакытында җыелган материалларның паспортка теркәлеп баруын әйтте. «Һәр фольклор материалының паспорты бар: анда язманың елы, кайда язып алынуы, кемнән язып алынганы, ул кешенең туган елы теркәлә. Язмада сөйләгән кешенең теле дә саклана», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында . Ким Миңнуллин паспорттагы мәгълүматларны һәм нөсхә телне үзгәртүчеләрне очратмаган. «Була калса, моны инде фальсификация дип әйтә алабыз», — диде ул. «Башкортстанның татар авылларында халык иҗатын туплыйбыз икән, башкасын башкорт галимнәре өйрәнеп, үзләренчә эш башкара ала. Фән дөньясыннан хәзерге булган вазгыятькә кереп каршы фикер әйтүчеләр юк. Сәясәтчеләр, блогерлар фәнни хезмәтләрне укып, үзләре аңларга теләгәнчә кабул итеп, эш итүчеләр яза. Алар тел буенча да, кабиләләр, ырулар буенча да яза», — дип аңлатты ул. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв поднялся на восьмое место в обновлённом рейтинге ATP






Сергунина: На культурных площадках Москвы стартует программа к 8 Марта

XIX Московский международный фестиваль «Виртуозы гитары» объединит на своей сцене выдающихся исполнителей

Хирурги БСМП спасли жизнь пациентке с редкими парными аневризмами мозга

Семейную ипотеку в России хотят расширить на семьи с одним ребенком