Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе вәкилләре белән очрашты

0

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Надежда Захарова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан делегациясе товар әйләнешен яңадан торгызу һәм арттыру, шулай ук сәламәтлек саклау һәм IT өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру, ишегалларын төзекләндерү һ.б. өлкәләрдә үзара тәҗрибә уртаклашу хакында фикер алышты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Ташкент шәһәре хокиме Жахонгир Артикходжаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе Казанга рәсми сәфәр белән килде. Делегация әгъзалары иҗтимагый киңлекләр, парклар, скверлар булдыру һәм үстерүдә Татарстандагы коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнде инде. Аларны күп фатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлау мәсьәләсе дә кызыксындырды. Аерым алганда, алар Горки-Әмәт урманында, «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Урам» экстрим-паркында булды. Аннары ТР Милли китапханәсендә алар өчен Казансу елгасының Яр буе территорияләрен үстерү стратегиясен тәкъдим иттеләр.

Татарстан Президенты әлеге өлкәләрдә республика тәҗрибәсе белән кызыксынганнары өчен очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашканнары өчен Үзбәкстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы вакытта Үзбәкстандагы партнерлар белән хезмәттәшлек актив үсеш кичерә. Әйтик, Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов күптән түгел Казанда узган Евразия икътисади берлеге утырышында катнашты. 2019 елда ТР Президенты эш сәфәре белән Ташкент һәм Сәмәркандта булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Организаторы турнира WTA в ОАЭ извинились за ошибку с гражданством Касаткиной






Юрия Николаева выписали из больницы: “Сейчас меня уже ничего не беспокоит”

Путин присвоил Анне Снаткиной звание заслуженной артистки России

Три ярких маркера: как понять, что мужчина настроен серьезно

Благотворительный Фонд Потанина передаст НКО 500 млн рублей на развитие целевых капиталов