Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены быел ирекле микрофон форматын сайлый

0
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены быел ирекле микрофон форматын сайлаган. «Быел без секция форматыннан киттек. Алдан әзерләнгән чыгышлар белән бергә ирекле микрофон булсын», — диде җыен уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгресс башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров. «Секция чыгышлар белән уза да китә дисәләр, быел аралашу мәйданчыгы киңрәк булсын иде дигән фикергә өстенлек бирдек», — дип аңлатты ул. Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында дискуссион мәйданчыклар өчәү булачак. Аның берсе — Татарстан язучылар берлегендә узачак. «Безнең катнашучыларда икенче төрле күңел халәте булдыру теләге бар», — диде «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова. Язучылар берлегендә Фәүзия Бәйрәмованың «Ана» китабы белән дә таныштырылачак. «Бу үзебезнең хатын-кыз шәхесләребезне күрсәтә белү дә булыр. Безгә бу җитеп бетми», — диде Кадрия Идрисова. Икенче дискуссия Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан Тукай музеенда уза. Очрашуны музей мөдире Гүзәл Төхфәтова алып бара. Биредә Тукай премиясе лауреатлары да катнаша. Өченче дискуссия мәйданчыгы итеп «Адымнар» күптелле мәгариф комплексы сайланган. «Милли үзаңны үстерү, телне саклау дибез икән, ул милли мәгариф белән бәйле. Аның нигезендә өзлексез мәгариф системасын булдыру торачак», — диде Данис Шакиров.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев опустился на одну строчку в рейтинге ATP






Что нужно знать о новых штрафах для «зайцев» в Петербурге

В парке Одинцовского округа 25 февраля пройдут мероприятия «ГТО — бег на лыжах»

Два серебра и четыре бронзы завоевали люберецкие самбисты на соревнованиях

Работа магазинов «Светофор» в Москве угрожает здоровью населения — суд