Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Татарстанда су коенырга ярамаган урыннарда май аенда ике кеше һәлак булган

0
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Коенырга ярамаган урыннарда май аенда ике татарстанлы суда батып һәлак булган. «Май аенда гына суда батудан өч кеше коткарылды, шуларның берсе яшүсмер. Кызганыч, ике татарстанлы батып үлде», — диде Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Суга керүчеләрнең берсе Кукмара районында (13 май), икенчесе — Мөслим районында (16 май) һәлак булган. «Ел башыннан бирле сулыкларда 13 фаҗига теркәлде, аларда сигез кеше үлде. Узган елның шушы вакыты эчендә тугыз кеше һәлак булган иде», — диде Юрий Венедиктов. Эссе һава торышы урнашу сәбәпле, күп кенә татарстанлылар су буйларына бара. Коену сезонына иртәрәк булса да, суга керүчеләр бар. Күп кеше һава җылы булгач, сулыклар да җылынган дип уйлый, ә бу — ялгыш фикер. «Хәзер су температурасы якынча 16-18 градус чамасы. Суның өске ярты метр катламы җылы тоелса да, астарак температура 10 градус тирәсе генә. Әлбәттә, мондый вакытта коенырга ярамый. Организм туңу нәтиҗәсендә, кеше хәрәкәтләнә алмый башлый. Моның үлемгә китерүе ихтимал», — дип аңлатты Юрий Венедиктов. Дәүләт инспекторы сүзләренчә, сәламәт кеше коену өчен суның температурасы 22 градустан югарырак булу хәерле. Бу температурада да су эчендә бер сәгатьтән артык тору организмның туңуына китерә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Анна Блинкова выиграла турнир в Остине в парном разряде






Москвач: стало известно, как Zara, Bershka, Pull&Bear вернутся в Россию

Овчинский: расселен первый дом по программе реновации в Останкинском районе

Свыше тридцати ветхих строений восстановили за год в ЮВАО при участии Госинспекции по недвижимости

В России сократилось количество спама в СМС и на электронной почте