Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2021

Башкортстан Дәүләт Корылтае депутатлары Әнәктә Шәрип Шәймиев йорт-музеенда булды

0

(Актаныш, 18 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтай рәисе Константин Толкачев һәм бер төркем депутатлар Актаныш районында. Эш сәфәрендә алар Әнәк авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән танышып чыкты, «Бабайда кунакта» скверында булдылар.

Кунаклар, шулай ук, узган елда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә ачылган бюстны да күрде. 

Бүген Актанышта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының уртак күчмә утырышы узачак.

Депутатлар ике республиканың парламент җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев рәислегендә «Мәдәниятләр багланышы үсешендә туган телнең роле» темасына фикер алышачак.

Башкортстан депутаты Рөстәм Ахунов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә туган телләрне өйрәнү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килгәннәрен әйтте. 

«Безгә Татарстан депутатларының бу мәсьәләләрне хәл итү тәҗрибәсе кызык. Үзебезнең тәҗрибә белән дә бүлешмәкче булабыз. Ике профильле комитет вәкилләренең бергә җыелуы яхшы традициягә әйләнергә, туган телләрне өйрәнү буенча мөһим сорауларны хәл итүгә юл салырга мөмкин», — диде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова назвала говном мячи на турнире в Абу-Даби






Банк России модернизировал одну из самых востребованных банкнот

Сотрудники СОБР «Столица» Главного управления Росгвардии по г. Москве провели плановые занятия по огневой подготовке на полигоне в Московской области

Владимир Ефимов: Современный жилой квартал со спорткомплексом возведут в Свиблове по программе КРТ

Из Омска в Ереван могут запустить прямой самолёт