(Казан, 18 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 16.22 сәгатьтә Балтачның 8 Март урамында ике йорт яну турында 101 номерына хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәндә 270 квадрат метр мәйданда янгын була. Янгында 76 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны Балтач районы хастаханәсенә илткәннәр, ул авыр хәлдә. Янгынны 17.33 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.