Түбән Камада Изге чишмә комплексын төзекләндерү турында фикер алыштылар
(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Кичә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин Кызыл Чишмә бистәсендә Изге чишмәне төзекләндерү эшләре буенча киңәшмә үткәрде. Һәркемгә билгеле булган Изге чишмә соңгы тапкыр 2001 елда төзекләндерелгән булган. Чишмә түбәнкамалылар һәм шәһәр кунакларының яраткан ял урыны булып тора. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Чишмәне төзекләндерү ике этапта планлаштырыла: быел башлап, киләсе елда тәмамларга. Изге чишмәне проектлау эшен «Татпромпроект» ҖЧҖ башкарачак, ул Түбән Каманың башка иҗтимагый киңлекләрен булдыруда инде берничә тапкыр катнашкан. Реконструкцияләнергә тиешле мәйдан якынча 1,5 га тәшкил итә, проектны финанслау «Татнефть» КТ «Танеко» ААҖ ярдәме белән «50 гә 50» принцибы буенча башкарылачак. Эшнең бәясе проект-смета документациясен әзерләгәннән соң билгеле булачак. «Хәзер нигезне — инженерлык коммуникацияләрен, чишмәнең коесын эшләргә кирәк, — дигән бурыч куйды Айдар Метшин. — Аннары без дизайн булдыру өчен нинди архитектура юнәлешләрен кулланырга кирәклеген планлаштырырбыз. Әлбәттә, без бу чишмәнең үзенчәлеген саклап калырга һәм аны башка рәвешкә китерердәй чикләрне узмаска тиеш». Проект үзенчәлекле ландшафт, сыйфатлы сак системасын һәм башка кызыклы элементларны күздә тота. Киңәшмәдә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов, Түбән Кама архитекторы Эмиль Сираҗетдинов, «Танеко» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов, «Татпромпроект» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.