(Әтнә, 18 май, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Әтнә муниципаль районының Күлле — Киме авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Хәмит Хәйдәр улы республика конкурсының «Кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Хәмит Гәрәевка дипломны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды.