Дус-тату яшәү – безнең казаныш
“Татар мәдәниятен саклауда дини кыйммәтләрнең әһәмияте” дип аталды Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре ачык һавада оештырган күргәзмәнең исеме.
Һәр милләтнең үзенә генә хас тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Бер-береңнең шушы кыйммәтләренә игтибарлы булып, аны тагын да баетып, дус-тату яшәү – республикабызның зур казанышы.
Күргәзмә татар яшьләренең 25нче халыкара форумы кысаларында үтте. Анда музей фондында булган предметлар – Актүбә сувенирлары, татар һм керәшен күлмәкләре, милли аяк киемнәре куелды. Күргәзмә белән кызыксынучыларга бик күп мәгълүмат җиткерелде, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, фикерләре белән уртаклашты.
