Казан йортларында июльдә кайнар суны сүндерү графигы билгеле
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). «Татэнерго» АҖ челтәрләренә тоташкан торак йортларда июльгә кайнар су белән тәэмин итү графигы чыкты.
Кайнар суны туктатып тору җылылык челтәрләренә ремонт һәм гидропрессовкалар үткәрү белән бәйле, дпи хәбәр итте Казан мэриясе.
Кайнар суны сүндерү сроклары үзгәртелергә мөмкин. Моннан тыш, барлык эшләр: гидросынаулар, агымдагы һәм капиталь ремонт, җылылык үткәргечләрне реконструкцияләү этаплап башкарыла. Шуңа күрә кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү бер генә тапкыр түгел, ә кайбер адресларда берничә тапкыр булырга мөмкин.
График белән танышу өчен сылтама