Бөгелмәдә өч яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке унынчы яртылар тирәсендә Бөгелмәдә өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән.
Башы җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Билгеле булганча, фаҗига вакытында бала өйдә әтисе белән калган, ә әнисе олы улы белән киткән булган. Бала тәрәзә төбенә менгән һәм тәрәзәгә куелган сеткага таянып егылып төшкән.
«Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Артем Кривоносов килде. Тикшерү бара, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана», — диде Руслан Галиев.