Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2021

Бөгелмә мэры халыкны сукбай этләр өчен приют төзүдә ярдәм итәргә чакырды

0

(Бөгелмә, 25 июнь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бүгенге көндә Бөгелмәдә сукбай этләр өчен приют төзелә. Ул инде эшли, вольерларда этләр яши. Аларны урамда тотып, стерильләштерәләр. Приют хәйриячеләр һәм битараф булмаган кешеләр хисабына төзелә.

Соңгы елларда Бөгелмәдә сукбай хайваннар проблемасы кискенләшә бара. Аны шәһәр территориясендә эшли торган этләр өчен приют төзеп кенә хәл итеп була, дип белдерде Бөгелмә мэры Линар Закиров «Татарстан онлайн» программасында.

Аның сүзләренчә, район халкы ике лагерьга — зоояклаучыларга һәм этләрне атарга сораучыларга бүленгән, бу җинаять җаваплылыгына тартылачак.

«Проблеманы бер көндә генә хәл итеп булмый. Ул өч ел тупланган, әмма аны хәл итәргә кирәк. Бу безнең бурыч», — диде мэр.

Линар Закиров шәһәр халкына әлеге приютны төзеп бетерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте: «Безнең мөмкинлекләр чиксез түгел. Барлык битараф булмаган кешеләргә приютны төзеп бетерүдә ярдәм итүләрен сорыйм».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Вероника Кудерметова вылетела с турнира в Дохе






Подача туркменского газа в Турцию может начаться в марте 2025 г.

56% учителей в Подмосковье обеспечат планшетами к 2026 году

Ученый Синкин: утверждение о вреде микропластика для здоровья — миф

КХЛ. «Динамо Москва» — СКА. Прямой эфир, смотреть хоккей онлайн