Чүпрәледә «Троицк көйләре» җыр фестивале була
(Чүпрәле, 25 июнь, «Татар-информ», «Туган як »). 27 июньдә 11.00 сәгатьтә Иске Чүпрәле авылы изге Сергий Радонежский чиркәве территориясендә «Троицк көйләре» рухи җыр фестивале узачак.
Оештыручылар конкурс программасы бай һәм кызыклы булачак, дип ышандыра.
Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Чиркәүдәге гыйбадәт 9.00 сәгатьтә башлана.