(Әгерҗе, 25 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Шушы көннәрдә Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев трассада кабан дуңгызын очраткан. Кадрларга караганда, бу хәл Мордыбый авылыннан ерак түгел булган. Видеоязма белән ул үзенең Instagram-аккаунтында уртаклаша. «Әгерҗе районында юлда кабан белән очрашу», — дип язган җитәкче видео астына. Кыргый дуңгызлар безнең яклар өчен сирәк күренеш түгел. Табигатьтә бик зур дуңгызлар да очрый, һәм олы кабанның авырлыгы 200 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Алай-болай кабан юлга йөгереп чыгып, аеруча хәрәкәт тизлеге югары булып, бәрелешкән вакытта, моның нәтиҗәләрен күз алдына да китерүе кыен. Шуңа күрә юлларда — бигрәк тә кичке яки төнге вакытта — бик нык игътибарлы һәм сак булыгыз!