Самара өлкәсендә яшь парлар туй көнендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеена бара
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 18 июнь көнне Самара өлкәсендәге Байтуган авылында тагын бер яшь гаилә барлыкка килде. Әдилә һәм Рамил Зариповлар үзләренең никахларын теркәде. Яңа традиция буенча, өйләнешүчеләр «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей-йортта булды.
Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, алар — быел музейга килгән дүртенче пар. Беренче булып Гөлия һәм Филат Мингалиевлар, аннары Юлия һәм Илфат Бәдретдиновлар, Алия һәм Алмаз Зыяковлар булган иде.
Яңа өйләнешүчеләр әби-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен, әбиләренең бирнәләрен карады, «Әлифба» авторының хезмәтләре белән танышты. Музей хезмәткәрләре, үз чиратларында, аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде, диелгән хәбәрдә.