Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2021

Белгечләр Сабантуйга бару кагыйдәләре турында искәртте

0
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Белгечләр прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабантуйга бармау яхшырак дип киңәш итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде. «Прививка ясатмаган кешеләргә Сабантуйга барырга, гомумән, массакүләм чараларда катнашырга киңәш итмибез. Массакүләм чаралар — ул йөкле хатын-кызлар йөри торган урын да түгел.Өстәвенә, көннәр бик эссе тора, кайбер йөкле хатыннарның Сабантуйны әйбәт уздыруы шикле», — дип искәртте ул. Кичә Республика клиник хастаханәсе баш табибы ковид белән авырган йөкле хатыннарның барысы да диярлек Сабантуйда булганын әйткән иде. Сабантуй бәйрәмен ковид таралуга каршы каралган барлык кагыйдәләрне үтәп үткәрәләр, тантана саф һавада уза, шактый эссе һава торышы урнашты — мондый шартларда вирусның күпләп таралуы шикле, дип йомгак ясады Любовь Авдонина.  



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Определился соперник Андрея Рублёва во втором круге турнира ATP-500 в Роттердаме






Телемост Герои Победы в Великой Отечественной войне.

Врач Тен: куркума помогает замедлить старение клеток

Что случилось ночью, 6 февраля 2025 года

Ключевые качества руководителя: нужно развивать антихрупкость