(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсендә хатын-кызга операция ясап, 3,5 килограмм авырлыктагы шеш алганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Мин инде күптән чирләбрәк йөри идем, тик барыбер гинекологка барып җитә алмадым. Миңа 48 яшь, менә шулай климакс башлана дип уйладым да. Бер ай элек УЗИ ясаттым, минем аналыкта миома булуы ачыкланды», – ди авыру хатын. 5нче шәһәр хастаханәсенең 2нче гинекология бүлеге мөдире Гөлнур Хәертдинова аның диагнозын раслады. Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, операция вакытында табиблар тагын бер зур шеш тапкан. «Операция уңышлы узды. Авыру хатын гадәти тормышка әйләнеп кайтты», – диде гинеколог Гөлнур Хәертдинова. Хәзер Чаллыда яшәүче хатын-кыз инде өйдә, үзен яхшы хис итә һәм үз табибына рәхмәт белдерә. Гөлнур Хәертдинова искәрткәнчә, 40 яшьтән соң хатын-кызларга гинекологка ярты ел саен күренергә кирәк.