Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2021

Шартлаткыч куелу турында шаярткан Татарстан кешесен ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

0

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Кама предприятиесендә шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр өчен Татарстан кешесен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл узган елның октябрендә булган. Полицейскийлар ТР буенча Россия федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре белән бергә бу хәбәрне кем калдырганын ачыклаган. Ул урлауда да шикләнелүче 51 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Тоткарланган ир-ат сүзләренчә, ул шартлаткыч турында исерек килеш шаярткан. Әлеге факт буенча «терроризм акты турында ялган хәбәр тарату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Быел суд аны ике елга һәм ике айга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы теракт турында ялган хәбәр – уен түгел, ә биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаять, дип искәртә.

Урамда яки җәмәгать транспортында шикле әйбер турында хәбәр иткән кешеләр бер очракта да җәза алмаячак. Полицейскийлар хәбәрнең нинди максат белән җиткерелгәнлеген җентекләп тикшерә.

Шартлау булачагы турында шаяртып хәбәр иткән кешеләргә һичшиксез җәза биреләчәк. Моннан тыш, ялган чакыруга барган ашыгыч хезмәтләрнең барлык чыгымнарын каплау да гаепле кешегә йөкләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова обыграла Саснович и вышла в финал теннисного турнира в Румынии






В Москву возвращаются слабые морозы

Фигуристка Маргарита Дробязко сняла своего мужа с двухмесячной дочерью на катке

Наталья Козлова проверила ход капремонта главного корпуса Осташевской больницы

Диаспора в деле: Прокуратура требует отменить приговор мигранту, осуждённому за попытку надругательства над ребёнком-инвалидом