Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2021

Марат Әхмәтов ТНВ сериалындагы проблема - милләтара никах хакында фикерен әйтте

0
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов ТНВ каналында күрсәтеләчәк «Бер-бер хәл» сериалында бер гаиләдә булган төрле милләт арасындагы проблеманың меңләгән татар гаиләсендә барлыгын әйтте. «Дәүләт Советындагы хезмәткәрләр телебезгә рухи ихтыяҗны булдыруны, аның матурлыгын, әдәби нәфислеген халкыбызга сеңдерү турында уйланабыз. Яңа төшерелә торган сериалның эчтәлегенә салынган проблемалар меңләгән татар гаиләсендә бар. Сериал бу проблеманы хәл итүнең бер үрнәге булып, күп тамашачыларга үз язмышларын табарга булышыр дип уйлыйм», — диде ул. Марат Әхмәтов өлкән буын белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне мәңгелек проблема дип атады. «Сериалда күрсәтелгән күренешләр буенча бу мәсьәләдә ни рәвешле алтын урталыкта торуны билгеләп була, дигән сорауга җавап та табыла. Миңа калса, сериал кызыклы, эчтәлекле булыр», — дип саный ул. «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов сериалны тамашачылар кабул итсә, Казахстанга, Үзбәкстанга да тәкъдим итәргә теләүләрен әйтте. «Сериалларыбызны төрле телләргә тәрҗемә итеп, башка илләрдә дә күрсәтерләр дип өметләнәбез», — диде ул.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






В Подмосковье сотрудники Росгвардии почтили память Героев Сталинградской битвы

Перфоманс «Ожившие картины. Воскрешение» прошел в Нижнем Новгороде

Героическое участие армян в СВО. Часть одиннадцатая

Секретная Служба США (СССР) СПОСОБНА ОТРАВИТЬ США "X"? РИА НОВОСТИ, TIME, В.В. Путин, Дональд Трамп, Илон Маск. СПАСЕНИЕ ВОЗМОЖНО! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!