Казанның Каенлыктагы Сабантуй мәйданына электричкада барып булачак
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 26 июньдә Казанның Каенлыктагы төп Сабантуй мәйданына электричкада барып булачак.
Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, Казан-1 станциясеннән Каенлык станциясенә кадәр шәһәр яны поездлары 7.40, 9.40 һәм 12.25 сәгатьләрдә китәчәк. Ә кире кайтканда 11.45, 14.02 һәм 17.31 сәгатьләрдә кузгалачак.
«Юл 10 минутны тәшкил итә, билет бәясе 24 сум», — диделәр министрлыкта.
Юлда поезд Казан, Вахитов, Каенлык, Комбинат, Юбилейная, Столбище һәм Аэропорт станцияләрендә туктый.