«Зур Аккош күле» һәм «Түбән елга аръягы» пляжлары Роспотребнадзор тикшерүен узмады
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Зур Аккош күле һәм «Түбән елга аръягы» пляжлары суын лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә, әлеге ял урыннары су коену өчен яраксыз дип табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә сөйләделәр.
«Коену сезоны дәвамында безнең идарә рекреация урыннарындагы комның һәм сулыклардагы суның сыйфатын контрольдә тота. 24 июньгә Зур Аккош күле һәм Түбән Елга аръягы күлләренең суы санитария-химия күрсәткечләре буенча гигиена таләпләренә туры килми», — диделәр ведомствода.
Моннан тыш, Зур Аккош күле дә, Казанның Түбән Елга аръягы пляжы да микробиология нормаларына туры килми.
Роспотребнадзорда әйтүләренчә, әлеге су объектлары халыкның сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Пляж хуҗалары аларны куллануны чикләргә, туктатырга яки тыярга тиеш.
Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, Татарстанда 23 пляжны эшләтү планлаштырыла. Аларның бишесе Казанда — болар «Локомотив», «Түбән елга аръягы», «Комсомол», Тирән һәм Зур Аккош күлләре янындагы пляжлар.
Тагын 11 шәһәр пляжы Әлмәттә, Түбән Камада, Чаллыда, Минзәләдә, Мамадышта, Яшел Үзәндә, Алабугада, Чистайда, Лениногорскта, Зәйдә һәм Лаешта урнашкан. Моннан тыш, җиде пляж Кама Тамагы, Спас, Балык бистәсе, Мөслим, Әгерҗе, Апас һәм Яңа Чишмә районнарында бар.
Су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык шартларына туры килүе турында санитар-эпидемиологик бәяләмә булган пляжларда гына ял итәргә була. Бүгенге көндә шәһәрнең җиде пляжында гына мондый бәяләмә бар.