Добавить новость
ru24.net
World News
Июнь
2021

Казанда фатирын шартлату белән янаган ир-атны өеннән алып чыкканнар

0
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Рихард Зорге урамында фатирын шартлату белән янаган 44 яшьлек ир-атны полиция хезмәткәрләре урамга алып чыккан. Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә ир-ат янына суд приставлары һәм санитар эшкәртү өчен клининг хезмәте килә. Әмма ир-ат өченче каттагы фатирында бикләнә һәм аны шартлату белән яный. Тугызлар тирәсендә подъездда яшәүчеләрне урамга алып чыгалар, әмма кайбер фатирларда урын өстендә яткан авырулар кала. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, ир-ат сигез ел дәвамында фатирында чүп-чар җыя һәм җыештыру үтенечләренә берничек тә игътибар итми. «Бүген приставлар ир-атның фатирын чистартырга дигән әмерне үтәтергә килделәр. Әмма ул ишекне ачмады, үзен бик ярсу тотты», — дип сөйләде әлеге йортта яшәүче хатын-кыз. Аның сүзләренчә, приставларның ир-ат янына беренче генә килүләре түгел. Узган елның октябрь аенда ук йортта яшәүчеләрнең хокук саклау органнарына мөрәҗәгате буенча, суд ир-атка чүп-чарларын чистартырга мәҗбүр иткән.   «Шул мөрәҗәгатьтән соң аның янына апасы килде. Ул вакытта ир-ат суыткычын сүндереп куйган һәм анда азык-төлек сасып беткән булган. Ул хатын җыештырган беренче һәм соңгы очрак булды. Башка туганнары аның белән аралашмый», — дип сөйләде йортта яшәүче хатын-кыз.   Урында ир-атның апасы да бар иде, әмма ул әлеге хәлгә аңлатма бирүдән баш тартты 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина опустилась на одну позицию в рейтинге WTA






«Птиц чистят и отвозят в стационар»: волонтер о последствиях разлива мазута в Черном море

Тагильчанка Ольга Перель объединила в «Школе родителей» 5,5 тысячи мам

Заброшенные территории на юге Москвы преобразятся

Урок об Арктике в Физтех-лицее Долгопрудного провел Герой России