Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2015

МӘХӘББӘТЛЕ АРТИСТ

0

Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закировка күзем төште әле. Ул Шекспирның “Гамлет”ында уйнады. Горацио ролендә. Аның өстендә салат яфрагы төсендәге толстовка, джинс чалбар иде. Кара чәчләре дулкынланып тора. Заманча Горацио нәкъ шундый буладыр кебек.  Ул эш-гамәлләрендә ихлас. Хәрәкәтләре елгыр җәнлекнеке кебек җитез һәм сыгылмалы. Әсәрдә Горацио - 40 яшьләрдәге ир кеше. Аның прототибы - автор үзе, дип тә гөманлый кайбер әдәбият һәм сәнгать белгечләре. Дөресен әйткәндә, Горационың яшь булуы әйбәт тә әле. Ул һәрвакыт Гамлет белән бергә йөгерә, сикерә, уйный, шаяра.  Бу рольгә 40 яшьлек кешене куйсаң, агара башлаган сакалын сыпырып, тик йөрер иде акыл сатып. Кызык та булмас иде кебек. Үзегез дә беләсез, күп кеше театрга кызык эзләп килә дә.

“Бу егет Мәскәүдә укып кайткан”, - диде тамашачылардан берәү Зөлфәткә ымлап. Аның уенында башка мәктәп сизелә шул. Ул рольләрендә тормыштан аерылмый. Шуңа күрә уены чын чыга, ышандыра. Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә Зөлфәт - Надир мәхдүм иде. Ул кайда чынбарлык, кайда уйдырма икәнен оныттырды. Мәхдүмнең чарасызлыгы, аның фаҗигасе бар тулылыгы белән тасвирланды.  Тамашачыда соң чиктәге кызгану уятты, залдан мышык-мышык елаучылар тавышы ишетелде. Еламаганнарның да күз яшьләре менә түгеләм, менә түгеләм дип тора иде.

“Чипполино”да ( Джанни Родари) режиссёр Резеда Гарипова аңа Синьор Помидор белән Мистер Кишер рольләрен биргән. Зөлфәт Закиров анда бик усал иде. Аңа һәр ролен үзе тапкан бизәкләр белән бизәү хас. Ул сәхнәдә күренгән саен тагын нинди им- провизация уйлап чыгарыр икән, дип көтеп утырасың.
 
“Соңгы риваять”тә (Мәдинә Маликова) тискәре роль – Князь Пётр Серебряныйны гәүдәләндерүе  дә гаҗәпкә калдырды. Без, гадәттә, тискәре образларны ямьсез итеп күрергә күнеккән. Ә монда аның Пётры хәтта симпатия тудыра. Әсәрнең эчтәлеге, ягъни әлеге тарихи вакыйга мәгълүм булмаса, аның хәйлә-мәкерен сизми дә каласың.  Нәкъ тормыштагыча: мәкерле сәясәтне үткәрү уе белән йөрүче - тавышын күтәрмичә сөйли белә.
 
Быелгы сезонда тудырган соңгы образы – “Чулпан”(Шәриф Хөсәенов) спектаклендәге Илдар. Ул - тәртипле һәм әдәпле, дөрес, саф күңелле кеше. Һөнәре буенча артист. Бу һөнәр ияләренең тәртибе турында калыплашкан начар фикерне инкарь итүче артист. Белмим, нигәдер, тормышта да Зөлфәт тәртипле, тәүфыйклыдыр, дип уйлап куйдым.

Зөлфәт кечкенәдән театрда үсә. Әтисе Хәйдәр абый 15 ел дәверендә Камал  театрында баш администратор булып эшли. Шуңа күрә, әйбәт артист булыр өчен тәүлегенә 24 сәгать ат урынына эшләргә кирәклеген дә, бу һөнәрнең бөтен кухнясын да ишетеп кенә белүчеләрдән түгел. Ул улының бу юлдан китәргә теләвен дә хупламый, билгеле. Шулай да, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, малае документларын Казан театр училищесына тапшыра. Менә имтиханнар башлана. Хәйдәр абый бу вакытта Казан театр училищесында администратор булып эшли: хатынының әтисе үлем түшәгенә яткач, аны тәрбияләү өчен Камалдан киткән була. Менә ул Зөлфәтне училище коридорында күреп ала.  Кабул итү комиссиясенә кереп, гаризасын, документларын кире ала. Өйгә кайткач, улын ду китереп сүгә. Гаризаны ертып ук ташлый.

 Ата сүзе бер була - инде артка юл да ябылган кебек. Кире мәктәпкә кайтса, классташларының “Укырга керә алмаган икән”, дигән сүзен ничек күтәрәсе? Шулай итеп, имтиханнарын уңышлы тапшырып,  Рәшит Заһидуллин классында укый башлый. Әтисе училище коридорларында улын көненә әллә ничә тапкыр очрата, әмма эндәшми дә үтеп китә. Өйгә кайткач та “исәнме–саубул”дан ары сүз әйтми. Бер елдан соң, остазы Зөлфәтне  Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян” спектаклендәге Ибәкәй роленә кертеп җибәрә. Премьерага әтисе дә килә. Ниһаять, Хәйдәр абый шул көннән соң йомшара: улына хәер-фатыйхасын бирә.  “Әти миңа бу мәсьәләдә терәк була башлады, – ди Зөлфәт. - Әле училищены тәмамлагач та, Мәскәүдә укып, осталыкны чарларга киңәш итте”.
 
Зөлфәт укырга кергән елны ГИТИСта Леонид Хейфец остаханәсенә бер урынны 1500 кеше дәгъвалый. Казан егетенә бәхет елмая – аны кабул итәләр. Владимир Байчер, Алексей Литвинов, Наталья Зверева, Анна Трифонова кебек мөгаллимнәрдә белем ала. Зөлфәт әйтүенчә, Мәскәүдә актёр студентлар иртәнге 9 дан төнге 11гә кадәр укыйлар, ә Казанда иң күбе җиденче яртыга чаклы. Мәскәү егетне күп нәрсәгә өйрәтә. Ә иң мөһиме, ятсаң да, торсаң да - шушы һөнәр белән яшәргә кирәклеген аңлап кайта ул аннан. Аңа “Дети времён Сталина” кинофильмында төп рольләрнең берсе - Ромканы уйнау насыйп була. Репрессия корбаннарының балалары турындагы, психологик яктан бик авыр, тирән кичерешләргә бай фильм була ул. Моннан тыш “Инспектор Купер”, “Саша-Таня”, “Универ” сериалларында төшә. Мәскәүдә калырга да ымсынмый түгел. Чөнки ни дисәң дә, анда кинога төшү өчен дә мәйдан киң бит. Татарстанда бу өлкәдә кайчан әле күзгә күренерлек алгарыш булыр – билгесез. Ә актёр кешенең яшь чакта уйнап каласы килә. Моны аңларга кирәк.  Казандагы беренче остазы Рәшит Заһидуллин да чакырып тора. Шулай итеп, Зөлфәт “Спектакль һәм фильмнар кую хокукына ия кино һәм театр актеры, театр уку йортлары педагогы” дипломын кулына алып, Казанга кайта. Тулы бер төркемнең, атаклы щепкинчылар кебек, Мәскәүгә җибәрелеп укытылмавына да 30-40 ел узды. Ә аерым кешеләр Россия башкаласына китеп, шунда калу ягын карый. Алар күп очракта югала, ягъни танылу тапмый. Менә шуларны исәпкә алганда, Зөлфәт Закиров - Казан өчен зур хәзинә.

 Бүген ул - баянда, гитарада, курайда уйный белүче киң пландагы артист. Табан астыннан ут чыгарып биюе таң калдыра. Җырга сәләтен “Язмышым юлларында”, “Без - кырык беренче ел балалары”, “Чипполино”, “Сүнгән йолдызлар” һ.б спектакльләрдә күрдек. Үзенә карата бик таләпчән. Һәр ролен кат-кат эшли, камилләштерә. “Кайберәүләр миңа: “Артык казынасың”, дип әйтәләр , - ди ул. – Безнең һөнәрдә шунсыз алга китешкә өметләнеп тә булмый. Артист кеше үз һөнәренең фанаты булырга тиеш”. Зөлфәт үзенең рольләре, аларны сәхнәгә чыгару турында озаклап сөйли, анализлый, вакыт-вакыт рольгә кереп, уйнап та күрсәтә. Артист кеше һәрвакыт үсештә, үзгәрештә, камиллеккә ирешү юлында булырга тиеш, дигән фикердә тора ул. Бу алгарыш һәм һөнәри, һәм шәхси үсеш белән дә бәйле. Шәхси мәсьәләдә камилләшмәгән артист сәхнәдә дә үсә алмыйдыр, дип беләм.

Алга таба спектакльләр дә куярга исәбе бар, ләкин моңа үзен профессиональ яктан өлгереп җитмәгән, дип саный. Режиссёрлык дипломына ия булмый торып, бу эшкә тотынырга җөрьәт итми. Чит телләр белмәвен дә төзәтелергә тиешле кимчелек, дип саный.

Казан театр училищесында режиссёр Резеда Гарипова белән Зөлфәт Закировның шәкертләре дә бар бит әле. Зөлфәт Хәйдәровичның нинди таләпчән укытучы икәнен чамалагансыздыр, шәт.

Тиздән Зөлфәт белән аның хәләл җефете Айгөл әти-әни булырга җыена.  Шул уңайдан өйгә бер кат ремонт ясарга карар кылганнар.  Бәбигә нинди исем кушасын Айгөл уйлап та куйган инде. Ә Зөлфәт исемне тугыз ай буе күтәреп йөрткән әнисе кушуны дөрес, дип саный.  Монда аның тагын бер холык сыйфаты ачыла – кирәксә-кирәкмәсә дә үзсүзле түгел. Ялган патриархатлык зәхмәте белән авырмый. Әңгәмә барышында мин аның әдәпле, дөрес кеше икәнен сизеп алдым.  Бу, мөгаен, дус һәм тату гаиләдә туып-үсүдән дә килә торгандыр. Әнисе Зөлфия апа белән тормыш иптәше Айгөл, күрешкән саен, медицина, төрле авырулар, аларны дәвалау юллары турында сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар. Зөлфия апа балалар хастаханәсендә эшләсә, Айгөл - Республика клиник хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы. Икесе дә, шулай ук, үз һөнәрләренең фанаты. Һәрдаим медицина китаплары укып, бу өлкәдә соңгы яңалыклар белән танышып торалар. Айгөл Зөлфәт катнашкан спектакльләрне кат-кат карый. Мәсәлән,  “Чулпан”га ике тапкыр килгән, алдагы сезонда тагын-тагын карарга җыена. “Югыйсә, гади генә тарих бәян ителә анда, - ди Зөлфәт. – Әмма тамашачының персонажлар белән бергә сөенүе, кайгыруы артист өчен зур ләззәт бирә”.

Спектакль тәмамланып, пәрдәләр ябылгач та, тиз генә рольдән чыга алмый  артист кеше. Зөлфәт белән Айгөл тын гына төнге урамнан атлый. Айгөл мондый вакытта сүз дәшәргә ярамаганлыгын яхшы аңлый. Ул  сөекле иренең янәдән чынбарлыкка кайтуын сабыр гына көтә...  

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Спектакльдән күренешләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе свыше 11,3 тыс. неработающих родителей получают пособие по уходу за ребенком до 1,5 лет

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С 1 августа Соцфонд увеличит страховые пенсии россиян

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: За полгода 14,9 тысячи жителей Московского региона оформили страховую пенсию в автоматическом режиме на портале госуслуг

Обложка песни. Обложки альбомов песен. Сделать обложку для песни.


ENERGY – Санкт-Петербург дарит билеты на «Пикник Афиши 2024»

Relax FM – информационный партнер бизнес-регаты «Ведомости»

С 30 июля Землю накрыли сильные магнитные бури: будьте бдительны, следите за своим здоровьем и принимайте лекарства

Гигиена на пляже и в бассейне: Врач Кутушов рассказал как предотвратить заражение грибком


Top Heavyweight Tells Deontay Wilder To ‘Stay On The Couch’ After Shock World Title Fight Offer

Meet Rayssa Leal: 16-year-old ‘Little Fairy’ of skateboarding hoping to go one better at Paris 2024 Olympics

Rafael Nadal vs Novak Djokovic lights up Olympics

Technology’s grip on modern life is pushing us down a dimly lit path of digital land mines


Ладога... Лето...

Российские конструкторы на производстве НПО СтарЛайн

Тюменца отправили в колонию за умышленное заражение подруги ВИЧ

Сны на рассвете....


Началась предзагрузка Sword of Convallaria на iOS и Android

Co-op survival game Enshrouded now lets you make things way tougher, or way easier, with an update that adds more than 30 difficulty sliders

Former GTA dev says 'it's time for a revolution' where 'animation is more AI-driven and physics-driven' than done by hand

Blizzard politely tells Hearthstone players their game isn't dead just because it's not getting a new cosmetic board this expansion


Касети для розсади: як вони допомагають

Послуга перевезення кота, собаки або іншої тварини за кордон - Delivery Animal


Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе свыше 11,3 тыс. неработающих родителей получают пособие по уходу за ребенком до 1,5 лет

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области выплатило единовременное пособие при передаче ребенка на воспитание в семью 474 семьям региона

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала года 86 тысяч работающих мам в Москве и Московской области получили пособие по беременности и родам

Уполномоченный по правам человека в Республике Дагестан Запир Алхасов посетил следственный изолятор № 1




Рейс Уфа – Москва задержан на шесть часов

Россия рвётся в мировой «Клуб ВСМ». Высокоскоростное движение на сети РЖД получает нормативную базу и веру в светлое будущее

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе свыше 11,3 тыс. неработающих родителей получают пособие по уходу за ребенком до 1,5 лет

Николай Фоменко, Максим Лагашкин, Снежана Самохина на съемках сериала «Красная Поляна»


Двадцать три процента Ленина. Мавзолею на Красной площади исполняется сто лет

Совет молодых специалистов Градостроительного комплекса столицы организовал забег «Всегда вместе»

"Спартак" обыграл "Динамо" в матче первого тура группового этапа Кубка России

Девушки, все сюда: составлен типичный портрет российского миллиардера


Медведев и Андреева сыграли микст на Олимпиаде-2024 в Париже

Медведев обыграл австрийца Офнера и вышел в третий круг Олимпиады-2024

Мирра Андреева выбыла с Олимпиады, проиграв полячке Магде Линетт

Соболенко: Отказ от Уимблдона дался тяжело. Я никогда не снималась с турниров из-за травм


Зарядных станций нового поколения становится все больше в России

Дизайн лоджии: идеи интерьера с фото

Неделя мэра: развитии района Марьина Роща, грантовая поддержка врачей и создании кластера видеоигр

Узнайте, что вас ждет: гороскоп на август для всех знаков зодиака


Музыкальные новости

Гарик Харламов стал креативным продюсером Comedy Club

Маэстро Паулс не захотел участвовать в фестивале беглых российских звезд у Лаймы Вайкуле, где его могли бы спросить «Чей Крым?»

Baza: певец Самойлов указал в райдере концерта в Красноярске виски и сигареты

Глеб Самойлов запросил в райдере десять литров пива, виски и бренди для выступления в Красноярске



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе свыше 11,3 тыс. неработающих родителей получают пособие по уходу за ребенком до 1,5 лет

Три миллионника обогнали Москву по темпам роста цен на новостройки

Врач-офтальмолог, заведующий рефракционным отделением клиники микрохирургии глаза АйМед, офтальмохирург Кирилл Светлаков: что такое цифровая гигиена и как ей следовать

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала года 86 тысяч работающих мам в Москве и Московской области получили пособие по беременности и родам


"Рексофт" вошел в ТОП-20 крупнейших отечественных ИТ-компаний

Нервный импульс. Томские микрохирурги вернули 59-летнему жителю Германии эрекцию

«Спартак» и «Динамо» сыграют в матче группового этапа «пути РПЛ» Кубка России по футболу

В Красноярском крае завершился Чемпионат Сибирского округа Росгвардии по военно-прикладному спорту


Компания по укладке асфальта в Петербурге?

Заказать асфальтирование под ключ в Питере

Компания по укладке асфальта в Ленобласти

Суд арестовал напавшую на контролера гражданку Узбекистана до 29 сентября


Путин встретился в Кремле с президентом Индонезии

Путин поздравил школьников РФ с выступлением на химической олимпиаде в Эр-Рияде

Путин и президент Индонезии Субианто начали переговоры в Москве

Акулова рассказала о жизни подаренного Путину северного олененка


Свыше 1,8 тыс. случаев коронавируса выявлено в городе за неделю




Врач-стоматолог Татьяна Сумцова: чем опасна сухость во рту и что с этим делать

Врач-офтальмолог, заведующий рефракционным отделением клиники микрохирургии глаза АйМед, офтальмохирург Кирилл Светлаков: что такое цифровая гигиена и как ей следовать

Осторожно, слепни! Доктор Кутушов предупредил об опасных насекомых

Жара? Пейте горячее! Доктор Кутушов назвал метод спасения от жары


Советник главы офиса Зеленского призывает уничтожить Крымский мост и атаковать


«Спартак» и «Динамо» сыграют в матче группового этапа «пути РПЛ» Кубка России по футболу

"Спартак" обыграл "Динамо" в матче первого тура группового этапа Кубка России

Совет молодых специалистов Градостроительного комплекса столицы организовал забег «Всегда вместе»

Певица Анна Плетнева: Люди встречают свою судьбу и женятся под мои песни


Лукашенко помиловал гражданина Германии, приговоренного в Беларуси к смертной казни

«Ник и Майк»: Визит Лукашенко к Путину прошел не по лучшему сценарию

Лукашенко помиловал приговоренного к смертной казни гражданина Германии Рико Кригера

Лукашенко помиловал немца, которого должны были расстрелять в Белоруссии



Собянин сообщил о строительстве развязки у будущей станции метро «Корниловская»

Собянин назвал размер вложений в строительство ВСМ Москва-Петербург

Собянин: Более 18,5 тыс. человек присоединились к «Академии инноваторов» после перезапуска 

Неделя мэра: развитии района Марьина Роща, грантовая поддержка врачей и создании кластера видеоигр


В штабе поддержки «ЕР» на выборах в МГД обсудили меры защиты семей с детьми

Сбер и Комитет по природопользованию, охране окружающей среды и обеспечению экологической безопасности Санкт‑Петербурга подписали соглашение о сотрудничестве

Жара? Пейте горячее! Доктор Кутушов назвал метод спасения от жары

Категория повышенного кешбэка в августе от Инго Экосистемы и Ингосстрах Банка


Неделя мэра: развитии района Марьина Роща, грантовая поддержка врачей и создании кластера видеоигр

Экстренно севший в Самаре самолет отправился в аэропорт назначения

«Нельзя поступать предательски». Что стоит за разводом четы Бакальчук

Новая выставка фондов Мытищинской галереи откроется 1 августа


Спасатели МЧС РФ нашли пропавшую под Архангельском двухлетнюю девочку

Первые заморозки возможны в августе в России

В Архангельске завершился XII фестиваль духовых оркестров «Дирекцион-Норд»

Перспективные направления авиасообщения с Псковом назвал Станислав Стармолотов


МЧС: в Симферополе из ТЦ эвакуировали 130 человек из-за пожара

Торговый центр в Симферополе горит на площади 500 кв. м

МЧС РФ: пожар в ТЦ "Лоцман" в Симферополе полностью ликвидировали

Крупный пожар произошел в торговом центре в Симферополе, обрушилась кровля


Дипфейки - реальная угроза в 2024 году. Что делать, если будет скомпрометирован сотрудник организации?

"Спартак" обыграл "Динамо" в матче первого тура группового этапа Кубка России

Совет молодых специалистов Градостроительного комплекса столицы организовал забег «Всегда вместе»

«Не стесняются в средствах»: кому может быть выгодна попытка дестабилизировать политическую ситуацию в Венесуэле












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Соболенко: Отказ от Уимблдона дался тяжело. Я никогда не снималась с турниров из-за травм






Экстренно севший в Самаре самолет отправился в аэропорт назначения

«Не стесняются в средствах»: кому может быть выгодна попытка дестабилизировать политическую ситуацию в Венесуэле

В УФСИН России по Республике Дагестан определили лучшего молодого сотрудника

Слои эпох на волжском берегу