АЙГА КЫРЫН КАРАМА
12 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.04 сәгатьтә калка, 17.41 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.02 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Бөерләрне чистарту
10 грамм дәфнә яфрагын 300 миллилитр суда сүрән утта кайнатып чыгаралар (өстен капларга кирәкми), 5 минут кайнаталар, термоста ярты көн төнәтәләр, 3 көнгә бүлеп, вак-вак йотымнар белән аз-азлап эчеп бетерәләр. Мондый төнәтмә бөерләрне һәм лимфа системасын чистарта.
13 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.09 сәгатьтә калка, 18.02 сәгатьтә бата. 11 сәгать 43 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.57 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арганчы-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
Бронхиттан дәва
1 баш суган, 1 алма, 1 бәрәңгене вак кына турап, ярты литр суга салалар, кайнатып чыгаралар, бераз суынгач, сәгать саен 1 әр йотым эчәләр. Озак вакыт интектергән ютәл тиз арада үтәчәк. Яисә 4 аш кашыгы вакланган бака яфрагы үләнен ярты стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көн буена эчеп бетерәләр. Шулай ук чабыр, эвкалипт, фенхель, әнеч, сары мәтрүшкә төнәтмәләре дә какырыкны яхшы куптара һәм бронхиттан котылырга булыша.
14 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.15 сәгатьтә калка, 18.21 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.53 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Йөзем яфрагы сихәт бирә
Аяклар шешкәндә, тромбофлебит булганда, 50 грамм йөзем яфрагын 3 литр суда пешерәләр дә, суынгач, аякларны шуңа тыгып утыралар. 3 ай буе даими шулай дәваланганда, аяклардагы кан тамырлары шактый ныгый. Йөзем яфраклары чәе биологик актив матдәләргә – флавоноидларга бик бай, шунлыктан ул диарея, геморрой, веналарның варикоз киңәюен дәвалый ала. Мондый чәй ясау өчен, 1 чәй кашыгы кипкән яфракны 1 стакан кайнар суда 5-10 минут төнәтергә кирәк.
15 сентябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.20 сәгатьтә калка, 18.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
Гомерне озайта
Кытайда һәм Япониядә гомерне озайта торган чәй эчәләр: 1 стакан кайнар суга 2 чәй кашыгы теләсә нинди хризантема чәчәгенең таҗ яфракчыгы, 2 чәй кашыгы карлыган яфрагы салалар, яхшылап болгаталар, суынгач, 1 чәй кашыгы бал кушалар. Мондый чәйне көн буена эчәргә ярый.
16 сентябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.26 сәгатьтә калка, 19.03 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.44 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
17 сентябрь(пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 9.31 сәгатьтә калка, 19.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.40 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Канны чистарту
1 чәй кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суда, өстен каплап, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, иртән һәм кичен, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. Мондый төнәтмә матдәләр алмашын да җайга сала.
18 сентябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.36 сәгатьтә калка, 19.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.35 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам хисе аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
Суганлы-борычлы икра
6-8 баш эре суган, 2-3 данә кызыл төстәге болгар борычы, 2-3 аш кашыгы томат пастасы, ярты стакан сохари оны, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 2 аш кашыгы ак шәраб серкәсе, бер бәйләм петрушка, чирек стакан үсемлек мае кирәк. Борыч һәм суганны вак шакмаклап турап, тирән табада үсемлек маенда кыздыралар, суган кызаргач, утны киметеп, капкач каплыйлар һәм тагын 20 минут пешерәләр. Аннары томат пастасы, куерсын өчен сохари оны, серкә, тоз һәм борыч өстиләр дә, тагын 10 минутлап пешерәләр. Уттан алгач, кара борыч һәм туралган яшел петрушка кушып болгаталар.